Суббота 29. марта, 17:00 - 20:00
Ишекләр 17.00 ачыла.
Концерт 18.00 башлана.
17:00 алып кичке аш ашау яки эчемлекләр белән сыйлану мөмкинлеге бар.
Art.City.People. - CreativeSpace&CraftCoffee, Berlin
Кадерле дуслар!
Сезне язның матур бер көнендә татар халкының мәдәни мирасын чагылдырган моңлы кичнең шаһите булырга чакырабыз.
Программада татар халык җырлары белән бергә Р. Яхин, С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, Р. Әхиярова, С. Садыйкова һәм Миләүшә Хәйруллина кебек татар композиторларының әсәрләре җанлы башкаруда яңгыраячак.
Сәхнәдә:
✨ Аделя Абадели – татар телен популярлаштыручы танылган җырчы һәм блогер. Аделя Германия, Финляндия, Польша, Болгария, Төркия һәм Казахстан сәхнәләрендә чыгыш ясаган.
🎹 Аделина Гансвинд – концерт пианисты, Европа, АКШ һәм Россиядә халыкара музыка фестивальләрендә һәм опера спектакльләрендә катнашкан.
Барыгызны да көтеп калабыз! ❤️
Art.City.People. - CreativeSpace&CraftCoffee • Oranienburger Straße 32, 10117 Berlin, Berlin, Германия