Берлинда II балалар Сабантуе

Суббота 28. июня, 12:00 - 18:00

Urbanstrasse 21, 10961 Berlin

Барлык нәни дусларыбызны, аларның әти-әниләрен Берлинда узачак милли бәйрәмебез - Сабантуйга чакырабыз. Әлеге уникаль чара - Алманияда гына түгел, Европада да елга бер генә уза торган гаилә бәйрәме, шуңа күрә башка илләрдән дә милләттәшләребезне көтеп калабыз.

Программабыз аеруча бай:

✨милли уеннар һәм ярышлар
🎤бәйрәм тамашасы һәм концерт (махсус чакырылган кунакларыбыз да бар)
🧒👦балалар өчен остаханәләр
🎁һәр балага махсус әзерләнгән Сабантуй күчтәнәче
🧩🎲татарча өстәл уеннары
🛍милли маркет
🍚 плов белән сыйлану;
милли ашлар авыз итү
🫖☕️ мәтрүшкәле (сөтле) чәй эчү

💬Әлбәттә, яңа танышулар, жанлы аралашулар, күтәренке кәеф!

❗️Игътибар! Бәйрәмдә катнашу өчен теркәлү узу һәм алдан түләп кую кирәк (дедлайн 15.06.2025, әмма соңгы көнне көтмәгез)

💲Катнашу бәясе: балалар өчен (3+) - 15€; өлкәннәр өчен - 25€. Бер гаиләдән килгән икенче, өченче һ.б. бала өчен 10€.

(👛Билет сатудан кергән акча бәйрәм узачак мәйданчык, аппаратура арендалау, балаларга бүләкләр, остаханә өчен кирәк-яраклар алу, бәйрәмне әзерләүдә туган башка күпсанлы чыгымнарга тотылачак)

📆28 июнь, сәг. 12.00 ишекләрне ачабыз, сәг.13.00 бәйрәм башлана
🏡 Urbanstraße 21, 10961 Berlin

☝🏻Шулай ук әлеге мәйданчыкта 27 июнь көнне (ягъни Сабантуй алды кичендә) алман режиссеры Маркус Шлаффкеның Беренче бөтендөнья сугышында татар-мөселман әсирләренең язмышы турындагы документаль фильмы тәкъдим ителәчәк. Бу чара турында тулы мәгълүмат соңрак булачак. Әлегә календарьларыгызга теркәп куя аласыз☑️✏️

Därtle citek

dartle.citek@gmail.com