Тылсымлы, моңлы җәйге кич. Яшел үзән, саф һава, татар җырлары, гитара чыңнары, аралашулар...
Сезне 20 июньда 18:00 Берлинның Volkspark Friedrichshain паркына моң киченә чакырабыз.
Бу кичәнең махсус кунаклары: @adelya.singer @gaaarfild һәм @elnaretto. Бу искиткеч талантлы кешеләр белән бергә сез яраткан татар җырларын тыңлап, аларга бергә кушылып җырлап, бу кичне озакка истә калдырырсыз ☺️
Катнашу бушлай, ләкин кулыгыздан килгәнчә киләсе проектларга мәтди ярдәмгә рәхмәтле булыр идек.
Фолькспарк Фридрихсхайн, 10249 Берлин, Берлин, Германия